Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

13-19 майга йолдызлар фаразы тәкъдим итәбез, дуслар

Кучкар. Атна башы – ирешелгән нәтиҗәләрне аңлау һәм кичектерелгән эшләрне тәмамлау вакыты. Тынлыктан соң, эшчәнлегегез яңа көч белән дәвам итәр. Матди өлкәдә мөһим үзгәреш­ләр, тотрыклылыкка ирешерсез. Эшлекле очрашулар һәм килешүләр төзү, сәяхәтләр һәм мәхәббәт-романтик мөнәсәбәтләрне яңарту өчен уңай чор. Акча эшләү мөмкинлекләре ачыла, туганнар һәм якыннар белән мөнәсәбәтләр яхшырыр.

Үгезбозау. Бу чор проб­лемаларны, аеруча матди яки сәламәтлек белән бәйлеләрен хәл итүдә саклык һәм төгәллек таләп итә. Бу юнәлештә бар гамәлегез төптән уйланмаска мөмкин. Сез үзегезгә, көчегезгә, хисләрегезгә артык ышанырга һәм бәяләргә мөмкин. Катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә дә аңламаган чаралар кулланмаска тырышыгыз. Бу формаль законны һәм чынбарлыкны килештерү өчен дөрес вакыт.

Игезәкләр. Атна гади түгел һәм сездән түземлек, нык нервлар таләп итәчәк. Мөнәсәбәтләрне ачыклаудан сакланыгыз. Башкалардан артык күпне көтәргә, аз сүзле, үзсүзле булырга, ачу белән мөнәсәбәтләрне өзәргә һәм ышанычсыз кешеләргә таяныр­га ярамый. Мәхәббәт хисләре бу көннәрдә җитди сынауларга дучар булырга, финанс проблемалары да артырга мөмкин. Акчаны саклык белән сарыф итегез.

Кысла. Эш, контрастлар һәм перспективалар белән тулы атна көтә. Актив эшчәнлек өчен уңайлы вакыт. Яңа мөмкинлекләр ачылыр. Ләкин икеле һәм темпераментлы гамәлләргә омтылышыгызны тыегыз. Башкалар әйткәннәрнең барысын да чынга алмагыз һәм өметләндермәгез. Артык эмоцияләр эшне бозарга мөмкин. Тирә-юньдәгеләрнең мәнфәгатьләренә таянып, планнарыгызны һәм мөнәсәбәтләрегезне яңадан карагыз.

Арыслан. Максатка ирешүдә нык тору, эшлек­ле операцияләрегезнең намуслылыгы һәм законлыгы сезнең уңышларыгызны билгели. Барлык мөһим эшләрне җомгага кадәр тәмамлау яки «ышанычлы рельсларга» кую яхшырак. Ваемсызлыктан һәм кабаланудан сакланыгыз, бигрәк тә матди кыйммәтләр белән эш итүдә. Сүзгә килүдән читтә торыгыз. Аеруча югары, әмма продуктив булмаган чыгымнар ихтимал.

Кыз. Шау-шудан һәм вак-төякләрдән читтә торып, мөһимрәк нәрсәгә игътибар итсәгез, бу чор сезнең өчен бик уңышлы булыр. Сак булыгыз, аеруча ял көннәреннән соң. Карьера ягыннан үзеңне, белемеңне, карашың киңлеген күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Бәлки, ниндидер вакыйгалар, шартлар сезгә беренче карашка шактый күңелсез булып күренер, чынлыкта исә бу сезгә алга таба файда китерергә мөмкин.

Үлчәү. Атнаның беренче яртысы күпкә тынычрак һәм уңышлырак. Хисләрне бәйдә тотыгыз. Ашыгыч яки куркынычлы гамәлләр кылмагыз, мөһим эшләр башламагыз. Бурыч һәм җаваплылык хисенең романтик теләкләрдән өстен торуы канәгатьсезлекне арттырыр. Акыл хәзер начар киңәшче, интуициягә, йөрәккә, олы һәм тәҗрибәле кешеләрнең киңәшләренә колак салыгыз. Уртак эшләр җиңел уңыш вәгъ­дә итми, әмма үҗәтлек белән алга китеш бик ихтимал.

Чаян. Сезгә тоемлау сәләтегезне һәм үҗәтлегегезне эшкә җигәргә туры килер, чөнки дөрес сайланмаган юнәлеш авырлыклар китерергә мөмкин. Яңа танышулар, яңа эш башлаудан читтә торыгыз. Мөһим эшләрне һәм планнарны атна ахырына күчерү яхшырак. Сәяхәт, карьера мәсьәләләре, очрашулар, сөйләшүләр өчен уңайлы вакыт. Яшәү энергиягез ташып тора, аны кирәксезгә сарыф итмәү өчен дөрес юнәлешкә кую мөһим.

Укчы. Төрле мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен уңышлы вакыт. Уңай мизгелләрне югалтмас өчен, әйләнә-тирә мохитне игътибар белән күзәтү мөһим. Тормыш дәрәҗәсен сак­лап калу өчен көрәшергә кирәк булыр. Сәламәтлеккә, аеруча ашказаны торышына игътибар итегез.

Кәҗәмөгез. Шәхси өлкәдә бар да яхшы. Көч һәм иҗади күтәрелеш сизелә. Эшлекле яктан атнаның беренче яртысы да уңышлы. Игътибарлырак булыгыз –
маңгай белән стенаны тишәргә тырышмагыз. Бердәнбер проблемагыз –
артык эмоциональлегегез. Романтик мавыгулар һәм дөньяви аралашу сезгә авырлык һәм күңелсезлекләр китерергә мөмкин. Әмма һәр тырышлыгыгыз нәтиҗәле булачак.

Сукояр. Йорт хуҗалыгы проблемалары белән мәшәкатьләнерсез. Игътибарыгызны олы гаилә әгъзалары таләп итәчәк. Бу атнада акча кереме бик чикле булыр. Эш башламаска тырышыгыз. Бу вакытны мөмкин кадәр тынычрак һәм күзгә ташланмыйча үткәрегез, бигрәк тә иртән берәр нәрсә кире якка китсә.

Балык. Актив чор. Туп­ланган энергиягез психоэмоциональ халәтегезгә тискәре йогынты ясый ала. Йөкләмәләр, чикләүләр, кагыйдәләр сезнең ирегегез белән конфликтка кереп, уңышка ирешүгә һәм теләкләрегезне тормышка ашыруга комачауларга мөмкин. Ниндидер өметле хәлнең сезне ва-банкка барырга, кысалардан чыгарга этәрүе бар. Нәтиҗә сезгә ошамас һәм мөмкинлекләр кулдан ычкыныр. Җиңел табыш һәм яңа нәрсәләргә кызыкмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев