Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

12 июнь – Россия көне уңаеннан Яшел Үзәндә бәйрәм чаралары узачак

Ел да Россия көне - 12 июнь Яшел Үзәндә күптөрле чаралар белән истәлекле үтә. Быел да аңа ныклы әзерлек бара.

Бәйрәмгә старт иртәнге 10 сәгатьтә «Родина» мәдәният сарае янында бирелә. Асфальтка рәсем ясарга, концерт, флешмоб карарга теләүчеләр рәхим итегез. 11.30 сәгатьтә өч һәм ике көпчәкле велосипедта, роликларда, скейтбордта ярышачаклар. Көндезге өчтә ветераннар хорын тыңлый аласыз.
Шул ук вакытта бәйрәм чаралары шәһәр күле янында да дәвам итәчәк. Биредә сәүдә рәтләре, аттракционнар, күңел ачу булачак. 12.30 сәгатьтә эстафета һәм күлдә судно модельләштерүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары башлана.
Кичке алтыда «Туган көнең белән, илем!» дип аталган концерт программасын карый аласыз. Ул 21.30 сәгатьтә күл буендагы фейерверк белән тәмамлана. Россия көнен бергәләп бәйрәм итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев