Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

12 – 18 февральгә йолдызлар фаразы

Йолдызнамә

Кучкар.

Эшегезгә таләпләр артыр. Күләмен киметеп, сыйфатына игътибар итәргә кирәктер. Коллегаларыгызның теләкләрен дә исәпкә алыгыз. Килеп чыккан ситуациягә чумып, кайбер моментларны күрмәвегез дә бар. Дусларыгызның киңәшенә колак салыгыз.

Үгезбозау.

Бу атнада уңыш сезгә еш елмаер. Сәяхәткә дүшәмбе яки ялларда барсагыз яхшырак булыр. Атнаның беренче яртысында килгән мәгълүмат шатландырыр. Ял көннәре алдыннын кызык­тыргыч тәкъдимнәргә бик тә сак карагыз. Беренче карашка күренгән кебек, бар да гади генә түгел.

Игезәкләр.

Иҗат өлкәсендә уңышларга ирешә аласыз. Юк кына карарлар матди керемгә китерергә мөмкин. Фикердәшләр белән аралашу яңа эш башларга этәргеч бирүе бар. Кешеләр турында негатив уйламагыз, түземлерәк һәм миһербанлырак булыгыз. Шәхси тормышыгызда мөһим үзгәреш­ләр көтә.

Кысла.

Киеренке атна булыр, әмма күп мөмкинлекләр чынга ашар. Сишәмбе кызыклы эш тәкъдим итәрләр. Чәршәмбе искиткеч очрашу көтә. Пәнҗешәмбе иске хәл ителмәгән проб­лемалар баш калкытуы бар. Һичьюгы бер көнегезне өегезне җыюга, матурлауга багышлагыз.

Арыслан.

Амбицияләрегезне ташлап, үзегезне тыйнак тотар­га тырышыгыз. Шулай итсәгез, күбрәк нәрсәләргә ирешерсез. Үзегез өчен мөһим мәсьәләләрне беренче чиратта чишегез, юкса кеше мәшәкатьләренә чумарсыз. Өегездә тәртип һәм комфорт урнаштыру турында да онытмагыз.

Кыз.

Атна башында бик кие­ренке эшләргә туры килер. Эштә үсү өчен, мөмкинлекне ычкындырмый, инициатива күрсәтегез. Пәнҗешәмбе һәм җомга ерак командировкалардан баш тартыгыз, алар өметегезне акламаячак. Атна ахырында тирәгездә барлыкка килергә мөмкин интригалардан сакланыгыз.

Үлчәү.

Иске проблема һәм мәсьәләләрне чишү өчен уңай чор. Вакыйгалар уртасында калырсыз, урталыкны саклагыз, күңелегезгә якын алмагыз. Эшегездә үзконтроль һәм пунктуальлек ягыннан артык тырышмагыз. Кайвакытта ситуацияне үз агымына куеп, күзәтеп торсаң да ярый. романтик мөнәсәбәтләр башлану ихтималы да бар.

Чаян.

Бу атнада һөнәри эшчәнлегегездә дә, шәхси тормышыгызда да кирәкмәгән, вак һәм сезгә комачаулаучы бар нәрсәдән котылырга тырышыгыз. Максат һәм планнарыгызны тулаем яңарту өчен яхшы вакыт. Җомга көнне шәхси тормышыгызга кагылышлы эшләрне тәртипкә салыгыз. Сөйгәнегезгә күбрәк вакыт бирегез.

Укчы.

Атна ба­шында эш­чәнлек тормышыгыз­ның темпын киметегез. Аннары барлык киртә-чикләүләрне алып атарлык энергиягез булгач, барысын да куып тотарсыз. Пәнҗешәмбе туганнарыгыз белән күрешеп сөйләшү уңай йогынты ясар. Ял көннәрендә, бәлки, яшәү рәвешегезгә анализ ясап, әкренләп үзгәртергә тотынырсыз.

Кәҗәмөгез.

Зиһенне җыю һәм игътибарлылык могҗизалар эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Эштә йөкләнеш күләмен планлаштыру яхшы. Мәсьәләләрне соңгы минутта түгел, ә әкренләп хәл итәргә кирәк. Сишәмбе көнне вак-төяк уңышсызлыклар ачуыгызны чыгарырга мөмкин, конфликтлардан читтә торыгыз. Шимбә, бигрәк тә кинога яки шугалакка барсагыз, уңышлы узачак.

Сукояр.

Күп­тән өлгергән проблемага аек карагыз. Эмоцияләргә бирелмәгез. Энергиягезне хәзергә иң актуаль эшләргә юнәлтегез. Җомга көтелгән очрашу булыр. Ялларда балаларыгызны артык тәрбияләгәнче, алар белән шугалакка баруыгыз яхшырак.

Балык.

Атна дәвамында кәефегез яхшы булыр, бигрәк тә үзегезгә ял бирсәгез. Эшләрегезнең бертигез агымы оптимизм бирер. Иҗат белән шөгыльләнү яки шифаханәдә ял итү өчен әйбәт чор. Ә менә шәхси тормышта кызыксынулар конфликты булырга мөмкин. Дипломатия һәм такт проблемаларны уңышлы көйләргә ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев