Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

11 октябрьдә Яшел Үзән муниципаль районы юлларында тәүлекнең караңгы вакытында ике җәяүле һәлак булды

2020 елның 12 октябрендә көндез гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Татарстан урамы, 18 йорт янында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чара үткәрелде.

Тикшерү барышында 6 җәяүле туктатылган, алар автомобил юлын къз күреме зонасында чыккан.

Шулай ук, 2020 елның 12 октябрендә иртән Гоголь урамында 49А йорты янында юл-патруль хезмәте нарядлары төркемнәре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклауга, хәрәкәт итүдә өстенлекләрдән файдаланучы җәяүлеләргә юл бирергә дигән профилактик чара үткәрелде.

Тикшерү барышында 2 машина йөртүче җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән, 1 йөртүче җәяүлеләр кичүендә икенче машинаны узган, 1 йөртүче иминият полисыннан башка идарә иткән.

ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рамил Идиятуллин, сезне тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчеләр күрсен өчен киемегезгә, велосипедка, скутерга ут кайтаргыч элементлар беркетү кирәклеген искәртә. Чөнки юлдагы куркынычсызлык җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең бер-берен хөрмәт итүенә бәйле.

@ zelenodolsk_police

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев