Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

11 – 17 мартка йолдызлар фаразы

Йолдызнамә

Кучкар.

Җи­тәк­­челәр, туганнар белән бәхәскә кермәс өчен, бу атнада бөтен дипломатиягезне кулланырга тиешсез. Көн-төн эштә югалмагыз, артык йөкләмәләр алмагыз. Проблемаларыгызны оригиналь һәм иҗади чишү юлларын табыгыз.

Үгезбозау.

Бу атнада кызыклы кешеләр бе­лән танышу мөмкин, киңәш­ләргә колак салыгыз. Сезнең алда яңа перспективалар ачылачак. Якыннарыгыз ярдәмгә мохтаҗ булачак, игътибарсыз калдырмагыз. Якшәмбе көнне тормыш иптәшегезнең ачы сүзләрен йөрәгегезгә якын алмагыз.

Игезәкләр.

Планлаштырган бар нәрсә диярлек тормышка ашар. Тәвәккәллек, активлык, килеп туган хәлне тиз җайлый белү кирәк булачак. Ясалган кыю бер адым җиңү китерер. Җитәкчеләр сәләтегезне бәяләр. Шәхси тормышта уңай үзгәреш­ләр көтә.

Кысла.

Бу ат­нада актив­лыгыгыз күтә­релү, килеп туган хәл белән идарә итү, киләчәк вакыйгаларга йогынты ясау мөмкинлеге булачак. Коллегаларыгыз белән сөйләшү тонын дөрес сайлагыз. Ял көннәрендә игътибарыгызны гаиләгезгә багышлагыз.

Арыслан.

Аяк чалучыларга карамастан, эшлекле һәм шәхси парт­нерлар белән яхшы мөнәсәбәтләрегезне сак­лап калу мөмкин. Активлык һәм максатчанлык эш мәсьәләләренә җавапны җиңел табарга мөмкинлек бирәчәк. Шәхси тормышта өметләр акланмавы бар. Алсу күзлекне салырга вакыт.

Кыз.

Атна активлык һәм җаваплылык таләп итәчәк, ә менә ялкаулык уңышсызлык китерә. Бер урында утырмагыз, кирәкле вакытта кирәкле урында булуыгыз бик мөһим булачак. Җомга бәхәсләшүдән сакланыгыз. Якыннарыгыздан күпне таләп итмәгез, алар барыбер үзләренчә эшләячәк.

Үлчәү.

Булган вакыйгаларны җентекләп анализлагыз. Башкалар фикеренә иярмәгез. Карьера үсеше һәм яңа эшкә күчү мөмкинлеге бар. Алда сезгә уңыш һәм финанс хәлегезне яхшырту вәгъдә итәрлек яңарыш көтә. Планнарыгыз бик тиз чынбарлыкка әйләнәчәк.

Чаян.

Атна позитив һәм уңышлы. Сезнең өчен мөһим факторларның берсе аралашу, очрашулар. Йолдызлар зур табыш һәм карьера үсеше турында фаразлый. Җитәкче һәм бик бай кеше булуып кую­ыгыз бар.

Укчы.

Ял итү һәм күңел ачу өчен искиткеч вакыт. Атна төрле вакыйгалар белән истә калачак. Бар да шомартылган юлдан бармас. Күптәнге теләкләр чынга ашуы мөмкин. Артык сөйләшмәскә һәм дип­ломатик осталыгыгызны ешрак кулланырга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез.

Нык тору максатка китерәчәк. Карь­ерагызда мөһим роль уйнаучы кеше белән таныша аласыз. Мөмкинлектән файдалану өчен үзгәреш җилләре уңаен тоярга тырышыгыз. Эштәге вак-төяк проблемалар турында борчылмагыз. Аларны чишүнең иң җиңел һәм тиз ысулы һәрвакытта да иң уңышлысы түгел.

Сукояр.

Бу атна мөһим проектыгыз өчен хәлиткеч булырга мөмкин. Яки эшне тәмамлыйсыз, яки алар бик озак вакытка авыр йөк булып торыр. Күңел төшенкелегеннән сакланыгыз. Ял көннәрендә үткән тормышыгызда калган кешеләр алдыгызда яңа перспективалар ачачак.

Балык.

Бу атна шау-шу, проблемалар һәм мөнәсәбәтләрне ачыклауга бай булачак. Дусларыгызның ярдәменә таянырга туры килер. Вакыйгаларның көтелмәгән борылышы сезнең алда яңа перс­пективалар ачачак. Чәршәмбе эш сәләте югары дәрәҗәдә булыр. Җомга сәяхәтләр, командировкалар өчен уңай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев