Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

10нчы гимназия укучылары һәр чарада актив

10нчы гимназиянең VIII б сыйныф укучылары сыйныфтан тыш чараларда бик актив катнаша. Шәһәребез китапханәләрендә, музейларында бик еш булалар, чыгыш ясыйлар.

Китапханә хезмәткәрләре белән уздырылган "Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты", "Халыкның бөек улы Каюм Насыйри", "Халыкара туган тел көне", "Ватанны саклаучылар", "Тукай - безнең горурлыгыбыз" дип аталган әңгәмә-очрашулар, бәйгеләрдә дә укучылар бик актив булды.

Китапханә хезмәткәрләре Ершова И.В., Пилина Ф.Р., Царенко Л.А. белән берлектә оештырылган очрашулар бик кызыклы, файдалы узды, укучылар үзләре өчен бик күп яңа мәгълүмат алды, зур канәгатьләнү хисләре кичерде.

Фәния Әсәдуллина,
10нчы гимназия укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев