Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

101 яшьлек Сылу Йосыпованың кызы: «Бу яшьтә әниле булу – зур бәхет»

Сылу әби Башкортстанның Мәчетле районында туып-үскән. Сугыштан яраланып кайткан Әнвәр исемле егеткә 18 яшендә кияүгә чыга. Тик озак та үтми, Әнвәре кабат яу кырына чыгып китә. 1945 ел була бу...

Тукай районының Новотроицкое авылында яшәүче Сылу Йосыповага шушы көннәрдә 101 яшь тулган. «ВТ» хәбәрчесе йөзьяшәр әбинең хәлен белеште. Дөрес, үзе белән аралаша алмадык, кәрәзле телефоннан сөйләшкәнне бик ишетеп бетерми икән. Тормышы турында кызы Гөлсинә сөйләде.

Сылу әби Башкортстанның Мәчетле районында туып-үскән. Сугыштан яраланып кайткан Әнвәр исемле егеткә 18 яшендә кияүгә чыга. Тик озак та үтми, Әнвәре кабат яу кырына чыгып китә. 1945 ел була бу. Җиңү көненә озак калмаса да, кире әйләнеп кайта алмый. Әнвәр абыйның төсе булып, улы Рауфан кала.

– Сугыштан соң, улын ияртеп, Кыргызстанга чыгып китә. Ә анда аны язмыш әтиебез Азиз белән кавыштыра. Аннары без өч кыз, ике малай туганбыз, – дип сөйли 71 яшьлек кызы Гөлсинә. – Олы абыебызның башка әтидән туганын белмәдек тә. Бик дус булдык. Тик кызганыч, гомере озын булмады аның. Хокук саклау өлкәсендә эшли иде. 40 яшендә вазыйфасын үтәгәндә һәлак булды. Калганнарыбыз исән-сау, шөкер.

Яшьлектә Азиз абый белән Сылу апа аерылышкан була. Азиз абый үз ягына, Кыргызстанга күчеп китә. Ә Сылу апа Тукай районында яшәп кала. Ата-ана аерылышса да, балалар әтиләрен үз итеп үсә, аралашып торалар. Ә инде Азиз абыйның сәламәтлеге какшагач, Гөлсинә апа аны кабат үзләренә алып кайта. Әтисе гомеренең соңгы елларын баласы тәрбиясендә, Сылуы янәшәсендә уздыра.

– Әти – үз урынында, әни – үзенекендә. Ата-ананы сайлап алмыйлар бит. Икесе дә – безгә гомер биргән кешеләр, – ди Гөлсинә апа.– Калган туганнарым ераграк яши, әмма шулай да кайткалап торалар. Әни һәрберебезне көтеп тора. Исемләп белә, безне генә түгел, балаларыбызны, оныкларымны да көтә. Хәтере бик әйбәт. Бөтен кешене таный, кайчан кайталар инде дип кенә тора. Кадерле ул безнең йортта. Оныклар да аңа булган хөрмәтне күреп үсә. Әби дип кенә торалар. Кайтып керүгә, әни янына йөгереп керәләр.

Гөлсинә апа белеме буенча табиб икән. Лаеклы ялга чыккач, әнисенә игътибарын тагын да арттырган. Вакытында даруларын эчертә, режим белән генә ашата. Әнисенең хәтере югалмасын өчен, аның белән күбрәк сөйләшеп утыра. Нәселләре озын гомерле икән аларның. Сылу әбинең әнисе дә, 90 яшьне тутырып, бакыйлыкка күчкән.

– Шөкер, әни аягында йөри. Урында ятмаганына сөенәбез. Әгәр аралашу булмаса, баш мие дә эшчәнлеген киметә. Мин вакытымны кызганмыйм, әни белән озак итеп сөйләшәм. Төрле сораулар бирәм, уйласын, дим. Дөнья хәлләрен сөйлим. Илдә ниләр барганын белә ул. Әле менә туган көне белән котларга килгәч, зур китап та бүләк иткәннәр иде. Шуны ача да карый, укымакчы була. Әмма күзләре начарланды хәзер. Ике тапкыр операция ясаткан идек. Өченчесен ясатырга ярамый. Шуңа күрә, янына утырып, ул китапны үзем укыйм, – ди Гөлсинә апа.

Сылу апа бар ризыкны да ашый икән. Хәзер инде тешләре юк.

– Әле менә көн белән төнне бутады. Сабый рәвешенә керде инде. Кайчак тәүлек буе да йокларга мөмкин. Шулай да даруларын уятып булса да эчерәм. Аның кан басымы югары тора. Шуңа күрә, гел үлчәп, даруын бирәм. Без хастаханәгә бармыйбыз. Авыл фельдшеры, шалтыратып, хәлләребезне гел сорашып тора. Әни үзенең озак яшәгәнен белә. Кайчак дарулар бирсәм, эчмәскә маташа. Янәсе, шул дарулар озак яшәтә дип уйлый. Тормышны бик яратса да, озак яшәп, безгә авырлык китерәм дип борчыла, – ди Гөлсинә апа. – Җир йөзендә бөтен кешегә дә урын җитә. Аллаһы Тәгалә биргән гомер юлын үтәбез. Яшәсен әле әнием! Миңа да бик рәхәт. Шушы яшеңдә әниле булу – әйтеп бетермәслек бәхет бит ул!

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев