Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

100дән артык гаилә җир кишәрлеге урынына акча алуны өстен күргән

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның ноябреннән җиргә чиратта торучы күпбалалы гаиләләр 200 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне сайлый ала. Гариза буенча карарны муниципалитет һәм министрлык ике атна дәвамында кабул итә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Яңа чара башланганнан бирле Чаллыда 111 күп балалы гаилә җир кишәрлеге урынына акчалата түләү алуга гариза биргән. Бу хакта шәһәр башкарма комитетында хәбәр иттеләр.

«Көн саен безгә 3-6 гаилә мөрәҗәгать итә. Без документларны оператив рәвештә карыйбыз һәм аларны Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына юллыйбыз», – дип сөйләде башкарма комитетының җир мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин. Ул шулай ук гаиләләрне җир белән тәэмин итү эше дәвам итүен билгеләп үтте.

Ноябрьдә бу максатлар өчен Тукай районында 434 участок бүлеп бирелгән. 2025 елның гыйнварыннан 961 гаилә җир алган инде.

Челнинские известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев