10 июльгә һава торышы
Бүген Татарстанда яшенле яңгыр, томан һәм эсселек көтелә
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
10 июльдә республикабызда алмашынучан болытлы һава булачак. Синоптиклар урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуын фаразлый.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундка 6-11 метр, урыны белән җил көчәйгәндә җилнең тизлеге 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Ә менә яшен вакытында җилнең көче секундка 15-18 метр тизлеккә кадәр җитәргә мөмкин.
Термометр баганаларына килгәндә:
Төнлә: +14..+19˚ җылы.
Көндез: +21..+26˚, ә республиканың көнбатышында һәм көньягында +30˚ кадәр эссе.
Сак булыгыз һәм көнегез уңышлы үтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев