10 августка һава торышы
Яшәеш

10 августка һава торышы

Бүген, 10 августта, һава торышы үзгәрүчән булачак: аяз вакытларны болытлар һәм яңгырлар алыштырачак. ️

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

 Төнлә урыны белән кыска вакытлы көчле яңгырлар явуы көтелә. Кайбер районнарда томан да төшәргә мөмкин. Һава температурасы +11..+16° тәшкил итәчәк.

 Көндез һава +20..+25° кадәр җылыначак. Әмма көн дәвамында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.

 Игътибарлы булыгыз! Аерым районнарда яшен яшьнәп, боз яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метрга җитәчәк, ә урыны белән җил 15–20 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

 Урамга чыкканда кулчатырларыгызны алырга онытмагыз, көчле җил вакытында сак булыгыз һәм юлларда игътибарлы йөрегез!


Нет комментариев