Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 сентябрьдән кертеләсе яңа законнар

Көз башыннан Россиядә яңа закон нормалары һәм кагыйдәләре үз көченә керә. Аларның бер өлеше гражданнарны шатландырыр, кайберләре тормышларын катлауландырыр.

ЮХИДИ штрафлары
1 сентябрьдән машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре сайты аша шикаять бирә алачак.
Элек моның өчен ЮХИДИ бүлекчәсенә шәхсән килергә яки заказлы хат җибәрер гә кирәк иде. Хәзер дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка керергә, тиешле бүлекне сайларга һәм хәлне тасвирларга, булган документларны расларга кирәк.

Сөт турында
1 сентябрьдән россиялеләр озак вакыт саклана торган сөт продукциясендә табигый сөт бармы-юкмы икәнлеген төгәл белә алачак. Бу көннән башлап җитештерүчеләр, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр, шулай ук экспортерлар составында табигый сөт булган 40 көннән артык саклана торган сөт һәм атланмай, кефир, эремчек, йогурт һ.б.ларны маркировкаларга тиеш. Исегезгә төшерәбез, сыр һәм туңдырманы мәҗбүри маркировкалау кагый дәләре гамәлдә инде.

Гаилә укуы
Яңа 2021/22 уку елында ата-аналар балаларны гаилә укуына күчерү хокукын алды. Бу хакта мәктәпкә алдан хәбәр итәргә һәм баланың уку йортына арадаш һәм йомгаклау аттестациясе өчен бару вакытын билгеләргә кирәк.
Әгәр баланың мәктәп прог раммасын үзләштерә алмавы ачыкланса, аны икенче елга калдырачаклар, өстәвенә, аңа инде мәктәптә дәресләргә барырга туры киләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаилә укуы – ул өйдәге уку да, дистанцион уку да түгел, ә ба-ла медицина күрсәткечләре буенча өйдә калырга мәҗбүр булганда карарны уку йорты кабул итә торган уку.
 

Йөк ташу турында
1 сентябрьдән автомобильләрдә халыкара йөк ташу белән бары тик транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт реестрына кертелгән эшкуарлар гына шөгыльләнә ала.
Кәгазь таныклыклар һәм рөхсәт карточкалары бүтән бирелмәячәк. Йөк ташуларга рөхсәт ителү турында мәгълүмат күзәтчелек органы сайтында урнаштырылачак.
 

Хезмәт кенәгәләре
1 сентябрьдән хезмәт кенәгәләрен алып бару кагыйдәләре үзгәрә. Хәзерге вакытта илдә традицион кәгазь дә, электрон хезмәт кенәгәләре дә гамәлдә.
Көз башыннан эш бирүченең үз хезмәткәрләрен аның хезмәт кенәгәсенә кертелә торган һәр язма белән таныштыру зарурлыгы юкка чыга.
 

Шәхси мәгълүматлар
1 сентябрьдән гражданнарның шәхси мәгълүматларыннан файдалануга ри за лык алучы оешмалар ки ле шүнең вакыты, клиент ту рында шәхси мәгълүматны куллануның максаты, шәхси мәгълүматлар тапшырылырга мөмкин булган ресурслар турында төгәл сөйләшергә тиеш.
Искәртеп узабыз, 2021 елның 1 мартыннан РФдә клиентның «җавап бирмәве» аның шәхси мәгълүматларын өченче затларга тапшыруга ризалык буларак бәяләнә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев