1 октябрьдән соң «Мин белмәдем, аңлатмадылар!» диючеләр булмасын иде
Исегезгә төшерәбез: 1 октябрьдән соцпакеттан баш тарту яки аңа кире кайту турындагы гаризаларны кабул итү туктатыла.
Бу хакта без аңлату эшләрен даими алып барабыз. Әлбәттә, аның файдасы да юк түгел. Кайбер авырулар түләүсез дарулар белән тәэмин ителешкә булган ташламаларны кире кайтаруны сорап Пенсия фонды бүлекчәсенә гаризалар да яздылар. 2016 елда социаль пакет 930 сум 12 тиенне тәшкил итә (ул исәптән табиблар билгеләгән дарулар өчен - 716 сум 40 тиен, шифаханәдә дәвалануга - 110 сум 83 тиен, транспорт чыгымнары өчен 102 сум 89 тиен). Даруларга килгәндә шуны әйтергә кирәк: бер айга әлеге бәядән арткан даруларны алып булмый, дигән сүз түгел әле. Табиблар ташламаларга хокуклы гражданнарны кирәкле дарулар белән һәрчак тәэмин итәргә тырыша. Ни кызганыч, халык арасында соцпакеттан баш тартып, ташламалардан акчалата файдалануны сайлаучылар да бар һәм андыйлар бик ялгышалар. Чөнки хәзерге заманда әлеге суммага әллә ни алып булмый. Онкологик, шикәр чире, астма кебек авырулар өчен дарулар кыйммәт тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев