Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 октябрьдән Казаннан Зөягә кадәр электричка гамәлдән чыгарыла

Татарстанда 1 октябрьдән Зөя, Йошкар-Ола, Төрләмә шәһәр яны поездлары расписаниедән чыгарыла. Халыкның йөрүе кимү сәбәпле, расписаниедән дүрт юнәлеш буенча йөрү туктатыла, ә маршрутларның бер өлеше үзгәрәчәк.

Шулай итеп, түбәндәге маршрутлар йөрүдән туктый:
? 1 октябрьдән эш көннәрендә Казан-Зөя поезды йөрүдән туктаячак;
? 2 октябрьдән ял көннәрендә Казан-Төрләмә поезды;
? 15 октябрьдән җомга, шимбә һәм якшәмбе Казан-Йошкар-Ола поезды;
? 16 октябрьдән шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә Йошкар-Ола – Казан поезды.

1 октябрьдән электричкаларның расписаниясе үзгәрәчәк:
? Казан-Нократ Аланы электропоезды-6: 09 сәгатьтә кузгалып китә, килү вакыты - 9: 01;
? Кукмара-Казан электр поезды - 12.06 сәгатьтә китә, килү вакыты - 15:20.

Шулай ук, 1 октябрьдән түбәндәге маршрутлар йөрүен дәвам итә:
? Казан-Арча электропоезды - 11:02 сәгатьтә китә, 12: 55 сәгатьтә килә;
? Арча - Казан электр поезды - 16:18 сәгатьтә китә, 18:05 сәгатьтә килеп җитә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев