Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

1 ноябрьдән транспортка тариф үзгәрә

Китап кибетләрендә бәяләрне күргәч, интернетның тормышыбызга бик вакытлы килеп керүен аңлыйсың...

Бу барлык тармакларга да кагыла. Бүгенге көн яңалыгы булып, ТР тарифлар буенча Дәүләт комитетының Яшел Үзән җәмәгать транспортларына бәяне 20 сумга кадәр күтәрүне хуплавы тора.
2016 елның 1 ноябренә кадәр акчалата түләгәндә бер билет бәясе 17 сум, проездной белән - 16, ә аена 50 тапкырдан да артык һәм ташлама белән йөрүчеләр - 15 сум түли. Шуны да әйтик, льгота категорияле пассажирлар өчен тариф соңгы 5 елда бөтенләй үзгәрмәде һәм якын арада үзгәрмәячәк тә, дип раслады «Экспресс» оешмасы директоры Рамил Садыков:
- Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында безнең компания бүгенге көнгә кадәр 2014 елгы тарифлар белән эшләде. Запас частьләргә бәяләрнең кинәт артуы, энергия чыганакларына ел саен артучы бәяләр, хезмәт хакына индексация ясау зарурлыгы - безне, пассажирларны йөртү өчен, түбәндәге тарифларны билгеләргә мәҗбүр итә:
транспорт чарасы хезмәтен кулланган өчен акчалата түләгәндә бер билет бәясен 20 сумга кадәр күтәрүне;
проездной билет кулланганда («электрон кошелек») бер тапкыр бару өчен 18 сумга кадәр күтәрүне;
транспорт чарасын 50 тапкыр һәм аннан да күбрәк кулланучы ташламалы категория гражданнар өчен бәя элеккечә - 15 сум күләмендә кала.
Язманы әзерләгәндә танышкан саннар белән сезнең башыгызны катырып тормыйм, хөрмәтле укучылар, бары тик шуны әйтәсем килә: 2015 елда шәһәрдә пассажирлар йөртүдән кергән табыш берничә млн сумга чыгымнардан азрак. Ә бит парк яңарды, пассажирлар тиешле урынга җайлы гына барып җитә, бигрәк тә яшь балалары булган аналар куана, алар хәзер автобуска коляска белән дә керә ала. Югарыда әйтелгәннәрдән сорау туа: тариф күтәрү чыгымнарны һәм лизинг түләүләрен капларга җитәрме соң? Казан ташучылары белән эшләгән тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, монда табыш турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
- Казандагы хезмәттәшләрем, чыннан да, хаклы. Саннар китерәм: 2015 елда транспортта бер тапкыр утырып баруның үзкыйммәте 20 сум 04 тиен, ә 2016 елда 21 сум 51 тиен. Игътибарыгызны тагын шуңа да юнәлтәсем килә: шәһәрдә аз керемле һәм социаль ташламаларга ия булучылар саны күп, ә алар тарифның дифференциациясе шартларында зыян күрмәячәк, тагын бер тапкыр кабатлыйм, алар бер тапкыр утырып бару өчен элеккечә 15 сум түли.
Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев