1 ноябрь көнне Яшел Үзән мәдрәсәсендә имамнар, шәһәр һәм район мәчетләре хезмәткәрләре өчен татар телендә ораторлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрелде
Дәресләрне Казан дәүләт мәдәният институты педагоглары оештырды.
Дин әһелләрен халык алдында чыгыш ясауның төп нечкәлекләренә өйрәттеләр: халык алдына чыкканда тышкы кыяфәт нинди булырга тиешлектән алып, үз-үзеңне ышанычлы тоту турында сөйләштеләр. Мастер-класслар чыгышлар вакытында сөйләм төзү теориясен дә, практикасын да үз эченә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев