Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

1 июльдән электрон ветеринария сертификаты бирелә башлый

1 июльдән терлекчелек продуктларын ветеринарлар тарафыннан тикшерелгәнлеккә белешмә электрон формада бирелә башлаячак. Бу хакта журналистларга «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтелде.

Электрон ветеринария сертификатын алу һәм Россия Федерация­се территориясендә товарның үткән юлын күзәтү өчен автоматлаштырылган «Меркурий» системасы булдырылган. Бу үз чиратында соры базарга киртә булачак, ә кулланучының сыйфатлы азык-төлек сатып алуына ышаныч тудыра. Ягъни итнең чалынганнан алып, өстәлгә ризык булып килгәнче узган юлын онлайн режимда күзәтә аласың дигән сүз.
Агымдагы елның апреленә Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматы буенча, Татарстан Россия төбәкләре арасында ит, ит продукцияләре, кош ите, сөт, балык, шулай ук әзер сөт продукцияләренә электрон ветеринария сертификатын бирү буенча лидерлар рәтендә.
Һәрвакытта да яңалыкка шикләнеп карыйбыз, бу очракта да халыкта күп сораулар туарга мөмкин, бигрәктә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда. Итен сатарга теләгән авыл агае иң беренче кая мөрәҗәгать итәргә тиеш соң? Электрон белешмәне алу өчен һәркемдә дә бит заманча телефон, компьютер юк, булса да куллана белмәскә мөмкиннәр.
– Электрон форматка күчү ул – заман таләбе. Кәгазь документлар белән эшләү тарихта калачак. «Меркурий» буенча да проблемалы урын – шәхси хуҗалыклар. Үзеннән арткан товарны сатканда хуҗа аны 1 июльдән электрон раслатырга тиеш була. Ә инде андый мөмкинлек юк икән, районның ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип аңлатты Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәнең бүлек җитәкчесе Илшат Мөхәммәтшин.
Димәк, бик тиздән яңача яши һәм эшли башлыйбыз. Шуңа да бу яңалык­ка әзер булып тору мөһим.

Фото: http://gatchinka.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев