1 февральдән пенсияләрнең артуына кемнәр өмет итә ала
Февральдә Татарстанда яшәүче кайбер категория кешеләрнең пенсия түләүләре артачак.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бу кемнәргә кагылачак – «Татар-информ» материалында.
80 яше тулган пенсионерлар һәм I төркем инвалидлар
Гыйнварда 80 яше тулган өлкән яшьтәге татарстанлылар февральдән иминият пенсиясенең билгеләнгән өлешен икеләтә күләмдә алачак. Шул ук чара I төркем инвалидлыгы булган кешеләргә дә кагыла.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мондый өстәмә түләү бер генә нигез буенча билгеләнә. Мисал өчен, пенсионер инвалидлыгы буенча өстәмә ала инде икән, 80 яше тулгач, аның пенсиясе кабат арттырылмый.
Быел билгеләнгән түләү күләме 9 584,69 сум тәшкил итә. Димәк, югарыда телгә алынган ике категория өчен түләүләр шул суммага артачак.
Карамагында иждивенецлары булган пенсионерлар
Карамагында эшкә сәләтсез гаилә әгъзалары булган пенсионерлар пенсиягә өстәмә алачак. Һәр иждивенец өчен иминият пенсиясенең билгеләнгән түләвеннән өчтән бер өлеше өстәп бирелә. Әгәр алар өчтән артык булса, өстәмә түләү билгеләнгән суммадан артмаячак. Көндезге бүлектә белем алучы иждивенецлар өчен түләүләр аларның 23 яше тулганчы гамәлгә ашырыла.
Летчиклыр һәм шахтерлар
Шулай ук 1 февральдән элеккеге пилотларның һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренең пенсияләре үсәчәк. Летчиклар ир-атлар өчен – 25 елдан, хатын-кызлар өчен 20 елдан ким булмаган эш стажы булганда өстәмә ала ала. Шахтерлар күмер чыгару тармагында яки шахталар төзелешендә кимендә 25 ел эшләргә тиеш, әмма аерым һөнәр ияләре өчен 20 еллык стаж да җитә.
Әлеге категорияләр өчен өстәмә күләме шәхси рәвештә билгеләнә һәм эш стажына, хезмәт шартларына һәм махсус фондтагы иминият кертемнәре суммасына бәйле.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев