Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үз әниләрен рәнҗетеп яшәүчеләр бар бу дөньяда

Картлык бит һәркемгә килә!

Башка сыймаслык сүзләр булса да, әйтим әле, кызлар. Үз әниләрен рәнҗетеп яшәүчеләр бар бу дөньяда. Безнең авылда гына да берничә гаиләне беләм. Аеруча төп йортта килен белән яшәүче аналар интегә. Уллары – якламый, килен – кыерсыта. Монда кыйнау, җәберләү турында сүз бармый. Ә гади генә көнкүрештәге мөнәсәбәтләр хакында әйтүем. Бер табын артында ашамау, якты йөз күрсәтмәү, өлкән кешене санламау. Менә шулай бер түбә астында ничекләр яшәргә кирәк? Аннан, уҗым бозавы булган, үз әниләрен якламаган ирләргә ни дип әйтергә? Картлык бит һәркемгә килә! Менә шундый гаиләләрдә гомер итүче, җан асраучы аналар турында уйлыйм да, йөрәгем өзгәләнә.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев