Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция­се хезмәткәрләре барлыгы 952 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 588е – шәһәрдән, 364е районнан булган.

340 кешене гос­питализацияләгәннәр: 255е – шәһәрдән, 85е – районнан.

Медикларны Строительная урамында эт тешләгән 77 яшьлек хатын-кыз янына чакыртканнар. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

Украинская урамында таудан этеп төшерелеп, баш мие җәрәхәтләнгән 11 яшьлек яшүсмергә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны травматологиягә алып киткәннәр.

Луговая урамында, оныгы кыйнау сәбәпле, ботына зыян килгән 89 яшьлек әбигә ярдәм таләп ителгән.

Олы Шырданда билгесез сәбәпләр аркасында аяк табаннарын өшеткән 60 яшьлек ир янына медиклар чакыртылган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Шулай ук медиклар Комсомольская урамында эт тешләгән 35 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәткән, ә Протопоповка авылында платформа тукталышына таба кар эчендә яткан 73 яшьлек ирне реанимация бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев