Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 945 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 568е – шәһәрдән, 377се районнан булган.

341 кешене госпитализацияләгәннәр: 240ы – шәһәрдән, 101е – районнан.

Медикларны Осиновода 4нче каттан егылып төшеп, баш мие җәрәхәтләнгән, боты сынган кома хәлендә булган 22 яшьлек хатын-кыз янына чакыртканнар. Зыян күрүчене реанимациягә китергәннәр.

«Атлашкино» бакчачылык җәмгыятендә кулбашына һәм муенына пычак кадалган 57 яшьлек ир-атка ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.

Татарстан урамында ире кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 35 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.

Королев урамына кан тамырын кисү юлы белән үзенә-үзе кул салган 53 яшьлек ир-атка ашыгыч ярдәм таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев