Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 925 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 546сы – шәһәрдә, 379ы районда булган.

355 кешене госпитализацияләгәннәр: 275е – шәһәрдән, 810ы – районнан.


Гагарин урамында танышы кыйнаган 29 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Ул дәваханәгә барудан баш тарткан.


Почта урамында билгесез кешеләр кыйнау­дан баш мие җәрәхәтләнгән һәм селкенгән 34 яшьлек ир-атка медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.


Столичная урамындагы йортта өстенә шкаф ауган, нәтиҗәдә умыртка сөяге сынган 17 яшьлек яшүсмергә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.


Песчаная урамында 11 яшьлек малайны эт тешләгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев