Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 919 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 563е – шәһәрдә, 356сы районда булган.

356 кешене госпитализацияләгәннәр: 251е – шәһәрдән, 105е – районнан.

Медикларны бу атна эчендә эт тешләп яралаган кешеләр янына чакырулар күп булган. Шул сәбәпле Октябрьскидагы ял базасында 38 яшьлек ир-атка, Карамалы Тауда 8 яшьлек балага, «Авангард» стадионы янында 12 яшьлек малайга, Октябрьскида 41 яшьлек иргә,

Комаров урамында 24 яшьлек хатын-кызга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.

Тиховнин урамындагы урман посадкасында билгесез затлар корсагына пычак кадаган 42 яшьлек исерек ир-атка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Комсомольская урамындагы йортның беренче каты тәрәзәсеннән егылып төшеп кулларын сындырган 12 яшьлек яшүсмер янына чакыру алынган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев