Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 883 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 534е – шәһәрдән, 349ы районнан булган.

324 кешене госпитализацияләгәннәр: 216сы – шәһәрдән, 108е – районнан.

Северная урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие селкенгән, борын сөяге сынган 65 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.

Комаров урамындагы автобус тукталышында билгесез кешеләр кыйнап, кабыргалары сынган 55 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

Норлатта чыккан янгында ток суккан 66 яшьлек ир-ат янына чакыру алынган. Әмма ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче зыян күрүче җан тәслим кылган.

Васильевода аягын эт тешләгән 18 яшьлек кыз янына чакыру булган. Аны Васильево хас­таханәсенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев