Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1263 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 809ы – шәһәрдән, 454е районнан булган.

382 кешене госпитализацияләгәннәр: 285е – шәһәрдән, 97се – районнан.\Толстой урамында йортны тышлаган вакытта 4 метр биеклектән егылып төшеп җәрәхәтләнгән 36 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматологиягә китергәннәр.

Комаров урамында 57 яшьлек хатын-кызны ире кыйнаган. Баш мие селкенгән хатын-кыз­ны дәваханәгә алып килгәннәр.

Комаров урамында дару төймәләре эчеп агуланган 2 һәм 4 яшьлек балага медицина ярдәме таләп ителгән. Аларны дәваханәгә китергәннәр.

Төзүчеләр проспектындагы йортта 1 яшьлек балага кайнар май түгелеп, тәне пешкән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев