Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1221 чакыру кабул итеп алган, шуларның 471е – районнан, 750се шәһәрдән булган

368 кешене госпитализация­ләгәннәр: 93е – районнан, 275е – шәһәрдән.

■Медикларны Бело-безводное авылына чакыртканнар. Анда ике кеше – 45 яшьлек ир-ат һәм 40 яшьлек хатын-кыз ис тиеп үлгән булган.


■Лиственная урамында битен эт теш­ләгән 70 яшьлек исерек хатын-кызга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.


■Фрунзе урамында да 14 яшьлек кыз баланы эт тешләгән булган. Аны медиклар травматологиягә алып килгән. Ә менә Рогачев урамында 40 яшьлек хатын-кызны һәм аның 8 яшьлек кызын үз мәчеләре теш­ләгән. Зыян күрүчеләр дәваханәгә барудан баш тарткан.


■Северная урамында бөтен тәнен өшеткән 69 яшьлек ир-атка ярдәм күрсәтелгән. Аны терапия бүлегенә алып килгәннәр.

 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев