03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1109 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 716сы – шәһәрдән, 393е районнан булган.
360 кешене госпитализацияләгәннәр: 258е – шәһәрдән, 102се районнан.
Заикин урамында күршесе кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән исерек хәлдәге 39 яшьлек ир-ат янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Осипенко урамында ялгыш уксус эчеп, ашказаны-эчәк органнарына зыян салган 14 яшьлек яшүсмергә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны хирургия бүлегенә алып килгәннәр.
Төзүчеләр проспектында үзенең корсагына үзе пычак кадаган 38 яшьлек ир-атка ярдәм күрсәтергә туры килгән. Аны хирургия бүлегенә китереп салганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев