03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1037 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 627се – шәһәрдән, 410ысы районнан булган.
400 кешене госпитализацияләгәннәр: 283е – шәһәрдән, 117се – районнан.
Ленин урамында билгесез кешеләр кыйнаган 49 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.
Васильевода танышлары кыйнап, баш мие селкенгән 41 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Өтәк авылында кызы борынын тешләп алган 62 яшьлек хатын-кыз янына ашыгыч ярдәм чакыртылган. Аны медиклар травматология бүлегенә алып килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев