03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 971 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 638е – шәһәрдән, 333е районнан булган. 365 кешене госпитализацияләгәннәр: 275е – шәһәрдән, 90ы – районнан.
Сәйдәшев урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 34 яшьлек ир-атка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Васильевода өйдәше кыйнаган 42 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.
Комаров урамында баш мие җәрәхәтләнгән ир-ат табылган. Аны медиклар реанимация гә китергән.
Сәйдәшев урамында суицид очрагы теркәлгән. 28 яшьлек исерек хатын-кыз үзенә үзе кул салган. Аны хирургия бүлегенә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев