03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1083 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 630ы – шәһәрдә, 453е районда булган. 375 кешене госпитализацияләгәннәр: 273е – шәһәрдән, 102се – районнан.
Медиклар Королев урамына ире кыйнаудан баш мие селкенгән 39 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыртылган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Королев урамында корсагына пычак кадалган 52 яшьлек исерек иргә медицина ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.
Завод урамында корсагына билгесез кешеләр пычак җәрәхәте ясаган 44 яшьлек исерек ир-атка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны медиклар дәваханәгә алып килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев