Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 62 җинаять теркәлгән.

Шуларның 45е – шәһәрдә, 17се районда булган.

19 җинаять ачылган, 18е - «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә алдан уйлап зыян салу, 3 талау, 31 урлау, 18 мошенник лык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт теркәлгән.


28 яшьлек яшел үзәнлене кыйнаганнар һәм әйберләрен талап алганнар. Моны беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 20 яшьлек кыз кылган.


Осиновода яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, аны билгесез затлар санкцияләнмәгән банк операциясе дип алдап, банк картасыннан 62 мең сум акчасын алганнар.
53 яшьлек яшел үзәнле фонд базарында акча эшлисе урында үзе алданган. Нәтиҗәдә, 500 мең сумга якын акчасы билгесез кешеләр кесәсенә күчкән.
Васильевоның «Радуга» бакчачылык җәмгыятендә 32 яшьлек яшел үзәнленең өенә билгесез затлар ут төрткән. Өй янып беткән. Зыян суммасы 2300000 сум тәшкил итә.
Столичная урамында беркайда да эшләмәүче 35 һәм 34 яшьлек ике ирдә наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев