Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 40 җинаять теркәлгән.

Шуларның 26сы – шәһәрдә, 14е – ра йонда булган.

Шуларның 26сы – шәһәрдә, 14е – ра йонда булган. 15 җинаять «кайнар эздән» ачылган. 1 җенси кагылгысызлыкка каршы җинаять, 1 талау, 23 урлау, 8 мошенниклык, 2 наркотикларның законсыз әйләнеше очрагы теркәлгән.
Комаров урамында урнашкан базар территориясендә билгесез зат 77 яшьлек ханымның кесәсеннән 50 000 сумын урлаган. Андый урыннарда итәк-чабуларыгызны җыеп, акчаларыгызны тирәнрәк яшереп йөрегез. Караклык кәсебе өчен иң уңай урынның базар булуын онытмагыз!
Башка кешеләрнең банк карталарындагы акчаларны мошенниклар үзләренеке итеп исәпләүләрен дә күптән беләбез. Никадәр генә кисәтүләр булып торса да, халык барыбер шуларның шалтыратуларына ышанып, зур суммаларны аларның счетларына күчерүләрен дәвам итә. Әнә, узган атнада тагын бер яшел үзәнле алдакчылар кесәсен 251 614 сумга, ә икенчесе 70 меңгә баеткан.
Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре Октябрьский бистәсендә яшәүченең хуҗалыгыннан 1121,59 гр киндер табып алган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев