Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән

Шуларның 24е – шәһәрдә, 9ы районда булган.

17 җинаять ачылган, 16сы – «кайнар эздән». 2 талау, 14 урлау, 6 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән. Королев урамындагы кибеттән 9499 сумлык товар урлау буенча 41 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.

Хаҗиев урамындагы парикмахерская бинасыннан, ачкыч яратып кереп, 190650 сумлык әйберләр урлап чыкканнар.

Яшел үзәнле, билгесез затның Интернет аша өстәмә акча эшләү тәкъдименә ышанып, 700 меңнән артык сумда акчасын югалткан.

Гайдар урамында наркоконтроль хезмәткәрләре 27 яшьлек ике яшел үзәнледән наркотик матдә табып алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев