Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бишнә авылының Мәктәп урамындагы балалар мәйданчыгыннан 3 эскәмияне урлап алып киткәннәр

Эчке эшләр бүлегендә 30 җинаять теркәлгән. Шуларның 23е – шәһәрдә, 7се районда булган.

8 җинаять ачылган. 8е – «кайнар эздән». 1 талау, 14 урлау, 1 корал табу, 9 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.


Яшел Үзәннең Гагарин урамындагы кибеттән 3 мең сумлык товар урланган. Моны 37 яшьлек яшел үзәнле кылган.


Бишнә авылының Мәктәп урамындагы балалар мәйданчыгыннан 3 эскәмияне урлап алып киткәннәр. Барлыгы 10 мең сумлык зыян килгән.

Шәһәрдә яшәүче 70 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, билгесез зат шалтыратып, аны кредит алу фактын юкка чыгару таләбенә ышандырган. Нәтиҗәдә бу хатын-кыз банк картасыннан 300 мең сум акчасын ялганчыларга күчергән.

Васильевода яшәүче 58 яшьлек хатын-кыз шундый ук ялганлау аркасында 145 мең сумын югалткан.

26 яшьлек яшел үзәнле криптовалюта базарында акча эшләү тәкъдименә алданып, 879619 сум акчасын крипто-кошелек аша билгесез исәп-хисапка күчергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев