Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән

Шуларның 22се – шәһәрдә, 11е районда булган. 14 җинаять ачылган, 13е – «кайнар эздән»,

1 үтерү, 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 талау, 1 һөҗүм ясау, 16 урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак булган.
Күп санлы пычак җәрәхәтләре белән
49 яшьлек такси йөртүчене авыр хәлдә дәваханәгә китергәннәр. Моның буенча Рус Наратлысы авылында яшәүче, беркайда да эшләмәүче , элек хөкемдә булган 18 яшьлек егет тоткарланган.
Васильевода II группа инвалид (психик авырулы), элек хөкемдә булган 58 яшьлек ир ызгыш чыгу нәтиҗәсендә үзенең 43 яшьлек үги улының күкрәгенә пычак кадаган.
К.Маркс урамындагы кибетнең сәүдә залыннан, пычак белән янап, 12500 сумлык кәрәзле телефон талап алып чыккан, элек хөкемдә булган 29 яшьлек яшел үзәнле тоткарланган.
Яшел Үзәндә яшәүче 42 яшьлек ир-ат хәбәр итүенчә, аны билгесез кешеләр сайт аша запчастьләр сатып алабыз дип алдаган һәм банк картасыннан 40 мең сум акчасын алган.
Новониколаевский авылында яшәүче 31 яшьлек ир дә бушлай сайт аша алданган һәм 150 мең сум акчасыннан язган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев