Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

01 15 – 21 майда янгын сүндерүчеләр 16 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 8е ялган булган. 6 янгын очрагы теркәлгән.

Мизиново авылының Мәктәп урамындагы акционерлык җәмгыятенең ит цехында янгын чыккан. Аның электр җиһазыннан чыккан булуы ихтимал. Нәтиҗәдә түбәсенә, 2нче катның бер өлешенә – барлыгы 200 квадрат метрга зыян килгән.
 

Карамалы Тауның Полевая урамындагы йортта янгынның электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан булуы ихтимал. Бу очракта барлыгы 126 квадрат метр мәйдан зыян күргән.

Зөя утрау-каласының Успенская урамындагы сәүдә павильонында да янгынның төзек булмаган электр җиһазыннан чыккан дигән фаразлаулар ясала. Нәтиҗәдә павильонның
4 квадрат метры янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев