Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

01 14 – 20 ноябрьдә янгын сүндерүчеләр 13 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 3есе ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.

Яшел Үзәннең Степная урамындагы 2нче йорт янында «Мицубиси Оутлендер» автомобиленә, механизмнарының төзек булмавы сәбәпле, ут капкан. Нәтиҗәдә бу автомобиль тулысынча янып беткән, янында торган «Дэу Матиз»га да азрак зыян килгән.


Комаров урамындагы 2нче торак йорттагы фатирда янгын, якынча фаразлауларга караганда, электр җиһазыннан чыккан. Зал бүлмәсенә зыян килгән. Янгын вакытында 26 кешене эвакуацияләгәннәр. Шуларның бишесе – балалар.


Гайдар урамында бер йортның мунчасына мичтән ут кабу нәтиҗәсендә янгын чыгып, йортның һәм мунчаның түбәсенә зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев