Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

01 11 – 17 июльдә янгын сүндерүчеләр 16 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 2се ялган булган. 6 янгын очрагы теркәлгән.

Засорин урамыннан фатир яну турында хәбәр ителгән. Янгын сүндерүчеләр килеп караса, подвалда билгесез затлар чүп-чарга ут төрткән булган.
Васильевоның Совет урамында бер йортның мансарды яна башлаган. Аның ут төртүдән чыккан булуы бар. Нәтиҗәдә, мансардка һәм түшәмгә шактый зыян килгән.
Яшел Үзәннең Шевченко урамында 5 катлы йортка терәтеп салынган бытовкада ут белән саксызлыктан янгын чыгып, бытовка, «Шевролет Авео» автомобиленең – моторы, ишекләре, «Форд Фокус»ның моторы янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев