Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зур югалту

Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы Валерий Гришенков вафат

Валерий Гришенков Татарстанның атказанган коткаручысы, республиканың янгын-гамәли спорт федерациясенең җаваплы секретаре һәм спорт мастерына кандидат иде, дип хәбәр итә ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлыкның җитәкчелеге һәм шәхси составы Валерий Зиновьевичның вакытсыз үлеме уңаеннан тирән кайгыра һәм аның туганнары, якыннарының кайгысын уртаклаша. Гражданнар панихидасын үткәрү вакыты һәм урыны әлегә билгеләнә.

Валерий Гришенков янгын-гамәли спорт буенча ТР җыелма командасы тренеры, команда начальнигы һәм тренерлар советы рәисе. Хезмәттәшләре аның турында үсеп килүче һәм гамәлдәге спортчы-коткаручыларның квалификацияле һәм гадел остазы буларак белә.

 

Фото ТАТМЕДИА телеграм каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев