Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЮХИДИда яңа электрон хезмәт барлыкка килде

Юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозу буенча чыгарылган карар шул көнендә үк сезнең электрон почтада булачак!

Хәзер видео һәм фотофиксация системасында теркәлгән юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы буенча чыгарылган административ хокук бозу турында карар сезнең электрон почтага карар чыккан көнне үк җибәрелә.

Бу хезмәтне активлаштыру өчен Ленин урамының 70нче йортында урнашкан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегенең "Административ практика" эше алып барылган 9нчы кабинетка, яисә Казан шәһәре Оренбург тракты 5нче йортта урнашкан ЮХИДИ идарәсенә "Фото һәм видеофиксация сораулары буенча халыкны кабул итү" буенча 1.10нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә була. Телефоны: 8 (843) 5-333-800. Гариза бланкын тутырып, аңа транспорт чарасын теркәү турында белешмә һәм гариза бирүченең ИНН күчермәсен теркәргә кирәк. Гариза бланклары www.gibdd.tatarstan.ru сайтындагы "В помощь водителю" вкладкасында урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 1 гыйнварыннан административ хокук бозулар турындагы Кодекска кертелгән төзәтмәләр үз көченә кертелде. Шуңа ярашлы рәвештә штраф турында карар чыгарылган көннән алып 20 көн эчендә аның яртысын түләргә була. Әгәр дә автомобиль хуҗасы "Бәхет хатын" почта аша көтеп ятса , бу 20 көнне кулыннан ычкындырырга мөмкин. Яңа электрон хезмәт автомобильчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев