Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырчы Рафис Кәлимуллин операциягә керде: «Алай-болай уянмасам...»

Шоу-бизнеста үз урынын булдырып килүче җырчы Рафис Кәлимуллин операциягә керде.

Ул бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
 

Видеода күренгәнчә, җырчы медицина халаты һәм шапкасы кигән. «Бүген авызымны аркылыдан буйга кисәләр. «Авызың бигрәк зур, әйдә, кечерәйтәбез», – диделәр. Хәерле, уңышлы үтсен инде. Алай-болай уянмасам, ни… Стоматологны күрсәм, мин шулай инде, йөрәгем кача башлый», – дип сөйли җырчы, ярымшаярып .
 

Операциягә кергәнче «Шәһри Чаллы» газетасы аның хәлен белешкән.
 

«Бик каты чирләдем, шуңа Балык Бистәсендәге концертны күчерергә туры килде. Дөресен әйткәндә, билетлар да авыррак сатылган иде. Язмаган, күрәсең. Хәзер операциягә керәм. Бокста 2 җирдән казналыгыма зыян килде. Бер борын тишегем бөтенләй суламый. Җырлаганда, әллә нинди тавышлар чыга (көлә). Шуңа кичектерми генә операциягә керәм, бүген беренче өлеше булачак» – дип сөйләгән җырчы.
 

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X