Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырчы Иркә махсус хәрби операция зонасындагы ире белән очрашкан Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/yrcy-irka-maxsus-xarbi-operaciyase-zonasyndagy-ire-belan-ocraskan-5856813

Җырчы Иркә мобилизацияләнгән ире Артур белән төшкән фото куйган. Шулай ук ул махсус операция зонасындагы ире белән күрешүе турында да хәбәр итә.

«Мин әкрен генә күнектем. Адәм баласы барысына да күнегә икән ул. 3 айда башка нинди генә уйлар килмәде, өйдем дә иштем, өйдем дә иштем. Бу соңгы айларда күп уйландым. Беренче бертуктамый еладым, ничә еллар буена елый алмыйча йөргәнмен икән, әйтерсең лә күп еллар буенча җыелган яшьләр бертуктамый тамды да тамды. Йокламаган төннәр санын хәтерләмим дә, көн белән төн буталды, уйлар, шикләр ишелеп килеп кенә торды.

Яшьләр тукталды. Аннары дәшмәс чор башланды, сөйләшәсе килми башлады. Эш, бары эш белән мавыгырга тырыштым, җырладым да җырладым. Әкрен генә үз хәлемә кайта башладым. Бу темага сөйләшәсе килми инде. Һәр кешегә аның турындагы сорауларга елмаеп җавап бирергә тырыштым, тик яратып бетерми идем бу сорауларны. Әкрен генә үтте.

Күрештек без! 2-3 көн бергә булдык. Ул һәрвакыттагыча елмаеп кына торды, бер тамчы борчуы юк диярсең. Тынычландым. Аллаһка шөкер. Ходай тагын күрешергә насыйп итсен. Көчле рухлы кеше белән тормыш корганмын икән. Рәхмәт аңа шуның өчен. Яңа елны быел тулы гаилә белән үткәрә алмыйбыз. Балаларның Артурның әнисе белән бик тә үткәрәселәре килде. Алар әни янына кайтып китте инде. Менә шундый яңалыклар бездә. «Ничек күрештегез» кебек сораулар бирмәгез. Рәхмәт», – дип язган җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсенә.

«Үз башына төшкән кеше генә аңлый. Аллаһ сабырлыгыңны бирсен», «Аллаһ боерса, барысы да яхшы булачак, исән-сау кайтып җитәр», – дип Иркәгә сабырлык, ә Артурга исәнлек теләгәннәр.

«Бары да яхшы булыр, син көчле», «Бирешә күрмә! Аллаһ ярдәменнән ташламас! Яңа елны каршы алу – бер төн, алда – башланмаган, вакланмаган әллә күпме еллар көтеп торсын», – дип язган бик күп җырлар авторы Зифа Нагаева.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев