Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йолдызнамә белән таныштыгызмы әле

Кучкар Вак-төяк үзгәрешләрнең нәтиҗәләре шактый ук зур булып чыгарырга мөмкин. Бу атнада ирештерелгән яхшы хәбәр ниятләнелгән максатыгызга ирешү юлында үзегезне алга таба этәреп җибәрәчәк. Тик ашыгырга гына кирәкми. Үгезбозау Һөнәри эшчәнлегегездә - көтелмәгән ыргылыш! Эшегез күркәм нәтиҗәләргә китерәчәк, җитәкчегез эшлекле сыйфатларыгызны бик югары бәяләячәк. Юк-барга якыннарыгызның кәефен кырмагыз - үкенәчәксез....

Кучкар

Вак-төяк үзгәрешләрнең нәтиҗәләре шактый ук зур булып чыгарырга мөмкин. Бу атнада ирештерелгән яхшы хәбәр ниятләнелгән максатыгызга ирешү юлында үзегезне алга таба этәреп җибәрәчәк. Тик ашыгырга гына кирәкми.

Үгезбозау

Һөнәри эшчәнлегегездә - көтелмәгән ыргылыш! Эшегез күркәм нәтиҗәләргә китерәчәк, җитәкчегез эшлекле сыйфатларыгызны бик югары бәяләячәк. Юк-барга якыннарыгызның кәефен кырмагыз - үкенәчәксез.

Игезәкләр

Тирәгездәгеләр көткәнне түгел, бәлки үзегезгә кирәкне генә эшләгез.үз көчегезгә ышанып җитмәү, югалып калу гадәтегез аркасында көлкеле хәлләрдә калырга мөмкинсез. Аның каравы, эшкә сәләтегез зур булганлыктан, күпкә өлгерәчәксез.

Кысла

Бернидән шикләнмичә, яңа эшкә күчәргә мөмкинсез. Бу атнада нәрсәгә тотынсагыз да, бик шәп уңышларга ирешәчәксез. Күптәннән борчып килгән проблемаларыгызны чишү генә түгел, шәхси тормышыгызда авыр хәлләрдән чыгу юлларын да табачаксыз.

Арыслан

Тормыштагы уңышсызлыкларыгызга җиңелчәрәк карагыз - яхшыга гына алар. Бу атнада җыелыш-мазарларда катнашырга ниятләгән Арысланнарга, телләре бик кычытса да, дәшми калу әйбәтрәк булачак. Ял көннәренә корып куелган планнарыгызны үзгәртергә туры киләчәк.

Кыз

Үзгәрешләр атнасы. Шәхси тормышыгызда да үзгәреш җилләре үтеп керергә мөмкин дигән сүз бу. Кемнәрнеңдер фикеренә таянмагыз - ялгыш фикер ул.

Үлчәү

Гаиләгездәге эш мәшәкатьләр үзегезне бөтереп алачак. Үзгәрешләр өлгереп җиткән чак. Уйламаганда-көтмәгәндә генә кемнәр беләндер очрашып күрешү тормышыгызда вакыйгалар агышына зур йогынты ясарга мөмкин.

Чаян

Үзгәрешләр, эш активлыгы көчәйгән чор. Әмма кирәкмәгәнгә акча туздыру ихтималы да юк түгел. Кыю гамәлләрегез, ни кызганыч, сез теләгән нәтиҗәгә китермәячәк.

Укчы

Җан-фәрманга эшләргә туры килер. Көтелмәгән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Язмышыгыз китергән бүләкләрне кабул кылыгыз, әмма тормышыгызны үзгәртергә ашыкмагыз.

Кәҗәмөгез

Эшегезнең финанс ягын аерым игътибар үзәгенә алыгыз. Көтелмәгән чыгымнар булырга мөмкин (бигрәк тә шәхси күңел ачуларга). Моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә көч-энергия сизеп, хәтта бик катлаулы хәлләрдән дә үзегезгә файда алып чыгачаксыз.

Сукояр

Ялгышлыкларыгыз үзегезне баштанаяк эшкә чумарга мәҗбүр итәчәк. Үз дусларыгыз исәбендә йөрмәгән кешеләрнең ярдәмен күреп шаккатачаксыз.

Балык

Бу атнада ыгы-зыгысыз, бик тыныч тормышта яшәү теләгегез бермә-бер көчәячәк. Моңа кадәр хәл ителми килгән мәсьәләләрне онытып торсагыз, яхшырак булачак. Эш урынындагы проблемаларны читкә куеп, якыннарыгызга күбрәк игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X