Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ыгы-зыгылы таләп: медицина маскалары җитештерүчеләр ике сменалап эшли башлаган

Татарстанда медицина маскалары җитештерүче, шау-шу куптарган таләп нәтиҗәсендә, эшне ике сменалы итеп оештырырга мәҗбүр булган.

Бу турыда "Дельрус Чистополь" ҖЧҖ директоры Камил Низамиев "Бизнес Онлайн"да хәбәр иткән. Әлеге таләп грипп һәм ОРВИ эпидемиясенә бәйле рәвештә барлыкка килгән.

Шул ук вакытта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, даруханәләрдә, дәваханәләрдә маскаларга һәм вируска каршы препаратларга, гриппның авыр формаларын дәвалаучы даруларга кытлык юк, дип хәбәр итә. Бу турыда министрлык башлыгы Адел Вафин сәламәтлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде.

Авыруның темплары кимү алдавыч күренеш, дип билгеләп үтте Вафин. Татарстанда грипп һәм ОРВИ эпидемиясенең тирәнлегенә бәя бирү өчен бишенче атна йомгакларын көтәргә кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев