Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яуланасы үрләре югары булсын

Туганда ук төрекөмеш сыман булып туа хәзерге балалар. Күбесенә «гипер­активный» дип диагнозлар да куялар хәтта. Менә шул көчне каядыр куярга кирәк бит, шуңа да бер урында тик тора алмый алар. Әлеге энергиягә дөрес юнәлеш бирү - әти-әнинең бурычы. Камилә Нигъмәтуллина да әти-әнисенең, әби-бабаларының күз өстендәге кара кашы - бер генә...

Туганда ук төрекөмеш сыман булып туа хәзерге балалар. Күбесенә «гипер­активный» дип диагнозлар да куялар хәтта. Менә шул көчне каядыр куярга кирәк бит, шуңа да бер урында тик тора алмый алар. Әлеге энергиягә дөрес юнәлеш бирү - әти-әнинең бурычы.
Камилә Нигъмәтуллина да әти-әнисенең, әби-бабаларының күз өстендәге кара кашы - бер генә дә тик тора белми торган кыз. Өчәр сәгатьлек концерт-фәләннәрдә бертуктаусыз бии ала торган искитмәле бөтерчек. Әнисе Гүзәл «Ледокол» спорт сараена фигуралы шуу түгәрәгенә алып килгәч, тренер Дарья Фалина бер күрүдә ошатты баланы. Фигуралы шууның үзенең таләпләре бар ич. Фигура туры киләме, сыгылмалылык, хисчәнлек, матурлык һәм, әлбәттә инде, үҗәтлек, тырышлык. Тәҗрибәле тренер ялгышмый: Камилә нәкъ шундый бала булып чыга да. Атнасына 3 тапкыр уздырылган тренировкаларга ничек әзерләнүен, бозга ничек очынып чыгуын күрсәгез иде?! Нәтиҗәсе дә озак көттермәде: үз яшендәгеләр - 2007-2009 елгылар арасында уку елы ахырында уздырыла торган ярышта I урынны яулады. Менәсе баскычлары - югары, яуланасы үрләре биек булсын.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев