Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмерләр проблемасы булган, бар һәм аны ничек булдырмаска

Яшел Үзәндә зур бәхәс тудырган балаларга кагылышлы ике вакыйга булып алды шушы көннәрдә. Массакүләм мәгълүмат чаралары аларны ничек кенә итеп «чәйнәмәде». Күбебезне позитивка караганда негатив күбрәк кызыксындыра икән шул.

- 15 гыйнварда шәһәрнең 33нче балалар бакчасыннан инвалид баланы кыйнаулары турында хәбәр килде, - дип башлап җибәрде муниципаль районы балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышын мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева. - Шунда ук бер сәгать эчендә комиссия төзелде. Тикшерү барышында әйтелгән фактлар расланмады. Моның буенча медицина тикшеренүе нәтиҗәсе дә бар. «Эфир» каналында чыккан берьяклы сюжет зур шау-шу куптарды. Икенче очрак та шулай ук сораулар күп тудырды. 14нче мәктәптә укучы 9 яшьлек бала буранда адашып дәваханәгә эләкте. Бәхеткә, хәзер аның хәле әйбәтләнде. Ике очрак та контрольгә алынып, сәбәпләре ачыкланып, нәтиҗәләр ясала.
14нче мәктәп директоры урынбасары аңлатуынча, буранда адашкан бала әлеге вакыйга чык­канчы ук инде патронажга алынган, аның әбисе тәрбиясендә булуы исәпкә алынып, КДНга документлар әзерләнгән булган.
Эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары Игорь Барсков узган елның 12 аена яшүсмерләр җинаятьчелеге торышына йомгак ясап, районда кылынучы җинаятьләрнең 10 процентының яшүсмерләргә туры килүен билгеләде. Алар арасында вак хулиганлык, урлаулар, исерек килеш җинаять юлына басу кебекләр өстенлекле. Бигрәк тә кичке мәктәптә, механика көллиятендә, 2нче мәктәптә, Раифа урта мәктәбендә укучылар җинаятьчелек сводкасына еш эләгә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетаның 5нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X