Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләрдән калышырга исәп юк

Пенсионер булгач, аларга ничектер түбәнсетебрәк карау бар шикелле. Кеше пенсиядә дә үзгәрми, элек ничек яшәгән, шулай яшәвен дәвам итә. Уйлары, фикерләре дә үзгәрми... Кем нинди яшәү рәвеше сайлый инде!

Мин соңгы елларда оныкларны тәрбияләргә булышам. Бу да - мавыктыр­гыч эш. Мәктәпне яптылар, дип, аптырап утырмадык. Миңа файдасы да булды әле. Үзем күптән хыялланган Коръән уку серләренә төшендем. Коръәнне көйләп укырга өйрәндем. Аллаһка мең шөкер!!! Бу изге китап мактанырга кушмый. Бу сүзләр мактану булып яңгырамасын!!! Казанда Гаилә мәчетенә җомга көнне кичен әле дә укырга барам. Дин белән кызыксыну күптәннән бар иде инде.
Намазга басарга редакция булышты
Намазын да үзлектән өйрәнгән идем. Намаз укыр­га этәргечне минем өчен сезнең редакция бирде, дисәм дә, ялгыш булмас. Сезгә зур рәхмәтләр укыйм, чөнки миңа бер конкурста җиңгән өчен, редакция намазлык бүләк итте. Аны әйләндереп тә карадым ул вакытта, утырып та карадым. Нәрсә өчен кирәген дә бик белеп бетермәдем кебек. Әби-бабайлар без туганчы ук үлеп беткәннәр иде инде. Өйдә намаз укучы күрмәгәч, каян беләсең?! Намаз укучы әтинең абыйлары совет заманында яшеренеп укыйлар иде безгә кунакка килгәндә дә. Аларның безнең кебек юынмау­ларына бик аптырый идем. Аннан аларга баргач, яланаяк йөрү һәм башка яулык бәйләмичә абыйлар янында йөрү ярамый иде. Алар атаклы Курса авылында яшәгәч, шунда укыганнардыр дип беләм. Соңгы елларда мәктәптә яулык бәйләп, дәрескә йөргәнне кайберәүләр ошатмый иде. Аңа карап тормадым, бәйләдем. Хәзер дин белән яхшылап танышкач, яулыксыз йөрүне күз алдына да китерә алмыйм. Дөрес, Яшел Үзәндәге бер мәктәп директоры бездә мәктәп беткәч, пенсионерларны, яулыклыларны алмыйм, дип, мине укытырга алмады.Тәҗрибәм җитәрлек, ике дипломлы кеше дә ярамагач, үзенә үпкәләсен. Мин берни югалтмадым, ул югалтты. Мин Казанга китеп, оттым гына. Үзе дә мөселман инде. Ярар, кем нинди тәрбия алган инде. Мин аның мәктәбенә кермичә, оттым гына. Пенсия яшендә булсам соң?! Мин үз акылымда. Мәктәп эшен үлеп яратам. Казанда бакчага биш куллап алдылар. Аллаһка мең шөкер. Язмышымнан зарланмыйм. Рәхәтләнеп, сөенеп, шөкер итеп яшим. Яңа китаплар, газеталар укып кинәнәм. «Бәйрәм» ансамбленә йөрим. Андагы кызлар уңышка ирешсә, куанам. Менә Илсөяребезне бик матур итеп газетагызда чыгардыгыз. Фирдәвесебез Казанда уңышка ирешеп кайтты. Без бер-беребез өчен шулай куанып яшибез. Уртак җырлар да берләштерә...
Интернет безгә кирәк
Мәскәүдә Җәмигъ мәчетендә булып, кереп, карап, ике көн мәчеттә намазлар укып кайттым. Туганнар белән йөрешәм, дусларым күп. Интернетны да чит итмим. Яшьләрдән калышып торырга кай җиребез ким?! Аллаһка шөкер, балаларым, оныкларым сиңа интернет нигә дип утырмыйлар. Белмәгәнне өйрәтәләр. Сенсорлысын өйрәнеп беттем инде телефонның да. Шигыремә көй язучы җырчы-музыкант егетне дә дусларда кунакта вакытта таптым.
Авылда китапханә, клуб, мәктәп инде барып йөри торган җирем. Элекке хезмәттәшләр, мәктәпнекеләр дә кунакка чакырып тора. Рәхмәт барысына да. Фирдәвес Шиһапова китапханәсендә төрле кичәләр үткәреп тора. Безне дә чакыра. Күңелле була. Карау­җадан укытучы Гөлнур белән китапханәче Дания дә килгән иде әле соңгысында. Әдәбият, язучылар турында бик истә калырлык кичә булды. Фирдәвеснең, кунак кызларыбызның, Тәнзиләнең чыгыш ясавын да ошаттык. Фирдәвес Габделфәт Сафин оештырган кас­тингта отып, «Алтын акчарлак» та алып кайтты әле. Аның өчен дә бик сөендек. Клуб хезмәткәрләре Рәхилә Сабирова һәм ире Илфат та моңаеп утырырга бирмиләр. Яңа гына эшли башласалар да, халыкка ошарлык чаралар оештыралар. Уңышлар телибез. Концертларында теләп катнашабыз. «Бәйрәм» ансамблендә җырлап йөрү - үзе бер бәйрәм. Өлкәннәрнең сәхнәдә булуы кемгәдер ошамый да, төрлесен ишеттерәләр. Эшләмәгәннең, җырламаганның гына гаебе булмый инде ул...
Китапханәгә йөрим
Әле Яшел Үзәндә балаларда оныгымны карарга булышам. Бу - үзе зур бәхет... Үскәнен күрәм, яңа һөнәрләре арта... Әни дип әйтүен ишетү дә йөрәккә ял була. Олырак оныгым белән кичен бию түгәрәгенә барганда, Үзәк китапханәнең 30нчы филиалына керәм. Анда эшләүчеләр: мөдирләре Розалия Сәгъдиева, хезмәткәрләр - Лилия Әхмәтова, Ольга Лазарева, Антон Каштанов, Фәридә Сафина ачык йөз белән, туганнарын каршылагандай каршылыйлар. Ни китерик, кайсы язучыны укыйсыгыз килә, менә яңалыкларыбыз бар, дип кенә торалар. Алар һәркем белән бик матур сөйләшә. Мондый мөгамәләдәге кешеләрне күрү - күңелне күтәрә. Рәхмәт аларга. Уку заллары бик матур. Үзләре һәрчак елмайган йөзле, керәсе килеп кенә тора алар янына. Яңа китаплар, газета, журналларын өйгә дә алып укыйм.
Авыл - минем шифаханәм
Ялга кайткач, тик утырмыйм. Барлык хатын-кыз эше миндә дә бар. Бәйләргә дә яратам. Кышын Тамара апа белән чаңгыда йөрибез. Авыл башында бәрәңге бакчасында да шуабыз. Урманга да барабыз. Аклык уртасында басып тору, саф һава сүлау - үзе бер дару.
Туганнарыма, якыннарыма, дусларыма, барлык кешеләргә тынычлык, рәхәт тормыш телим. Имин язлар, бәрәкәтле иген үсәрлек, гөмбә, җиләк уңарлык җәйләр килсен!!! Кинәнеп, авырмыйча, булганына шөкер итеп яшәү язсын!!!
Эшегездә, тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телим...
Хөрмәт белән,
Сөмбелә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев