Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшгел Үзәндә гриппка каршы вакцинация башланды

Гриппка каршы вакцина ясатырга вакыт җиткән Көннәр салкыная гына башласын, күбебез салкын тигереп авырый башлый. Табиблар әйтүенчә, "салкын тию"не гадәттә вируслар тарата. Шуңа күрә ул бер кешедән икенче кешегә дә тиз күчә. Авырмас, шушы вирусларга бирешмәс өчен, табиблар, һичшиксез, прививка ясатырга кирәк дип аңлата. Ә прививканы ОРВИ (кискен респиратор вирус...

Гриппка каршы вакцина ясатырга вакыт җиткән

Көннәр салкыная гына башласын, күбебез салкын тигереп авырый башлый. Табиблар әйтүенчә, "салкын тию"не гадәттә вируслар тарата. Шуңа күрә ул бер кешедән икенче кешегә дә тиз күчә. Авырмас, шушы вирусларга бирешмәс өчен, табиблар, һичшиксез, прививка ясатырга кирәк дип аңлата. Ә прививканы ОРВИ (кискен респиратор вирус инфекциясе), грипп эпидемиясе башланганчы алдан ясау зарур, бер ай булса да. Менә шул вакыт килеп җитте.

-Бүгенге көндә Яшел Үзән районында ОРВИ белән авыручылар саны арта, әмма грипп әлегә теркәлмәгән, - дип сөйли Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Юлия Нестерова.

Предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләренә гриппка каршы вакцинацияне эш урынында оештырырга тәкъдим итәбез. Моның өчен 4-1-33 телефоны аша шалтыратып, заявка бирергә була. Аннан соң бу предприятиегә прививка ясаучы бригада җибәрелеп, "Гриппол" вакцинасы бушлай ясалачак. Вакцинация ясатучы хезмәткәрләр коллективта 30 проценттан да ким булмаска тиеш һәм шул вакытта гына коллективның вирустан ышанычлы сакланган булуына ышанып була. Ә инде үз теләкләре белән прививка ясатырга теләүчеләргә яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакцина бушлай ясалачак.

Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Юлия Нестерова белән әңгәмәне газетабызның 71нче саныннан , ягъни 24 сентябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X