Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең олы бәласе

Яшел Үзәндә фатир алуы элек-электән кыен иде - чират... Хәзер инде бәясенең кыйммәтлеге гади кешегә буй җитмәстәй биек киртә куя. Яңа төзелә торган өйләрнең бер квадрат метры 40 мең сумнан да ким түгел, диләр. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен фатирның әһәмияте әйтмәсәк тә аңлашыла булыр. Ул аның иң зур сөенече дә, һәм,...

Яшел Үзәндә фатир алуы элек-электән кыен иде - чират... Хәзер инде бәясенең кыйммәтлеге гади кешегә буй җитмәстәй биек киртә куя. Яңа төзелә торган өйләрнең бер квадрат метры 40 мең сумнан да ким түгел, диләр.
Шәһәрдә яшәүчеләр өчен фатирның әһәмияте әйтмәсәк тә аңлашыла булыр. Ул аның иң зур сөенече дә, һәм, шулай ук, иң зур борчу чыганагы да булырга мөмкин. Бүгенге сүзебез нәкъ менә тиешле уңайлыклары булган фатир ала алмыйча интегеп яшәүчеләр турында. Урамда калмасалар да, хәрабә хәленә җиткән, ягъни искереп сүтелергә тиешле торакларда гомер итә алар. Ни кызганыч, шактый ишле икән бездә андый бәхетсезләр: Яшел Үзән районында бүгенге көндә барлыгы 6944 кеше яңа фатир бирелүенә өметләнеп яши.
Рәсми рәвештә тикшерелеп, алар яши торган өйләр - барлыгы 314 торак - хәрабә дәрәҗәсенә җитеп тузган дип танылган. Хәер, май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, узган гасыр калдыкларын эченә кермичә дә танып була. Әйтик, Яшел Үзәннең Гоголь һәм Комсомол урамнарындагы ике катлы иске йортлар шундыйлардан. Халык аларны бараклар дип тә йөртә. Их, ул ямьсез баракларны сүтеп ташлыйсы иде дә, мөмкинлегебез чикле. Күргәнебезчә, берәү-икәү генә түгел - байтак алар. Бу авыр мәсьәләне бер селтәнүдә генә чишеп атып булмый.
- Яшел Үзән муниципаль районының моңа хәле җитми: безнең еллык бюджет нибары 1,5 млрд сум һәм ул тиененә хәтле бүленгән. Бар өмет республикада һәм федератив үзәктә, - дип аңлатты аның сәбәбен Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин.
Узган җомга көнне үткәрелгән җыелышны ачканда әйтте моны башлык. Горький исемендәге мәдәни үзәктә нәкъ менә шул хәрабәләрдә яшәүчеләр белән очрашу оештырылган иде. Анда район башлыгы Александр Тыгин, Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшко һәм ТР төзелеш һәм архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.
Әйтергә кирәк, халык күп килде, утырыш залына сыймыйча, өске катка - галеркага да күтәрелделәр. Әле башланырга иртәрәк булса да, залда җитди тынлык урнашты. Җитди булмыйни, фатир мәсьәләсе хәл ителә ич! Төгәлрәк әйткәндә, аны бушлай бирерләрме, әллә үзеңә сатып алырга туры килерме, дигән сорауга җавап ишетергә җыелды бит алар.
Ильяс САЛИХҖАН
Тулырак язманы "Яшел Үзән" газетасынна укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев