Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне театр чакыра

25 августтан 31нә кадәр, театраль сезон ачылганчы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 5 спектакль уйналачак, шул исәптән, "Банкрот" һәм «Мәхәббәт FM» премьералары. Һәр ел саен август аенда тәкъдим ителүче спектакльләр театрның генераль партнеры "Таттелеком" АОҖ һәм Камал Театрыннан казанлылылар һәм Башкалабыз кунаклары өчен Шәһәр һәм Республика көннәре уңаеннан үзенчә...

25 августтан 31нә кадәр, театраль сезон ачылганчы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 5 спектакль уйналачак, шул исәптән, "Банкрот" һәм «Мәхәббәт FM» премьералары. Һәр ел саен август аенда тәкъдим ителүче спектакльләр театрның генераль партнеры "Таттелеком" АОҖ һәм Камал Театрыннан казанлылылар һәм Башкалабыз кунаклары өчен Шәһәр һәм Республика көннәре уңаеннан үзенчә бер бүләк булып тора.

Спектакльләр циклы 25 август көнне 19.00 сәгатьтә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган "Әрем исе" мелодрамасы белән ачылачак. Спектакльдә театрның әйдәп баручы артистлары: Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Ринат Таҗетдинов, Зөлфирә Зарипова. Режиссеры - Башкортостаннан Айрат Абушахманов.

26 августта 19.00 сәгатьтә - тамашачыларның иң яраткан спектакле - "Гөргөри кияүләре" Туфан Миңнуллин. Әлеге музыкаль комедия зал тулы тамашачылар белән инде менә 18 ел бара. Режиссеры - Марсель Сәлимҗанов.

27 августта 19.00 сәгатьтә Камал театры сәхнәсендә - Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектакльле. Төп рольләрдә - Эмиль Талипов һәм Искәндәр Хәйруллин.

28 августта 19.00дә үткән сезон премьерасы - "Банкрот" Галиәсгар Камал. Режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев. Хәйләкәр "банкрот" Сираҗетдин ролендә - Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев.

29 августта 19.00 сәгатьтә - татар театрының "йөзек кашы" - Кәрим Тинчурин "Зәңгәр шәл" спектакле.

Рузия Дәүләтшина.

Шәһәр һәм Республика көннәренә багышланган спектакльләр циклы 31 августта 18.00 сәгатьтә 108 сезоннның шаулы премьерасы - "Мәхәббәт FM" белән тәмамланачак. Әлеге спектакль сезон буена аншлаг белән барды, билетлар берничә ай алдан сатылып бетте. Нәкъ менә бәйрәм көннәрендә күп кенә тамашачылар әлеге спектакльне күрү бәхетенә ирешә ала.

Камал Театрының август аенда күрсәтелүче спектакльләре матур традициягә әверелде һәм ул театрның генераль партнеры "Таттелеком" АОҖ тарафыннан казанлылылар һәм Башкалабыз кунаклары өчен Шәһәр һәм Республика көннәре уңаеннан үзенчә бер бүләк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X