Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле Рәйханә Зәйнуллинадан замана такмаклары

Берәү фатир сатам, дип, Белдерү сылап тора. Ә берәве бүген кайда Куныйм дип елап тора. Әй, бу дөнья! Берәүләрне Бер тиенгә тилмертә. Берәүләрен тилертә дә, Дуңгыз кебек сикертә. Берәү әнә зар елата, Күз йоммый талап тора. Берәү шуңа табак тота, Оялмый мактап тора. Берәүләре тамак өчен Тирен түгә, көн-төн эшли....

Берәү фатир сатам, дип,

Белдерү сылап тора.

Ә берәве бүген кайда

Куныйм дип елап тора.

Әй, бу дөнья! Берәүләрне

Бер тиенгә тилмертә.

Берәүләрен тилертә дә,

Дуңгыз кебек сикертә.

Берәү әнә зар елата,

Күз йоммый талап тора.

Берәү шуңа табак тота,

Оялмый мактап тора.

Берәүләре тамак өчен

Тирен түгә, көн-төн эшли.

Ә берәве шуннан көлеп,

Айгыр кебек әнә кешни.

Айлап түгел, көнләп әнә

Ашамлыкка бәя арта.

Сиздермичә үлчәүләр дә

Сатучылар "бармак" сата.

Кызыл дипломга бетергән

Медале иде алтын.

5 ел укып эш табалмый,

5 меңлек бит эш хакы.

Зур түрәләргә юл ачык,

Уллары алга үтә.

Зам.директор урыны әнә

Диплом алганын көтә.

Сөенер чак таяк тыга

Дустының уңышына.

Ни бу дөнья тигез түгел????

Җавап эзлим шушыңа.

Рәйханә Зәйнуллина.

Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев